27 август көнне Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм аның җәмәгате Татарстанның иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләде. Әлеге бәйрәмдә Бөгелмә муниципаль районының Карабаш шәһәр тибындагы бистәсеннән күп балалы Җиләевлар гаиләсе катнашты.
Зөлфия Гыйльметдин кызы һәм Фәнил Хөббулла улы Җиләевларның күп балалы гаиләләре Карабаш бистәсендә олы хөрмәт һәм мактауга ия.
Парлар 2000нче елда таныша. Алар икесе дә һәрвакытта да күп балалы зур һәм дус гаилә турында хыялланган була. Гаилә коргач, алар гомуми хыялларын тормышка ашыралар. Гаиләдә 7 бала – 6 кыз һәм 1 малай.
Җиләевлар йорты кунакчыл һәм иркен, анда күп әйбер үз куллары белән ясалган. Ир белән хатын барлык эшләрне дә уртак башкаралар, үз мисаллары белән балалырын да мавыктыралар. Гаилә традицияләре – кичке аш өстәле артында бергә җыелу, үтеп баручы көн турында сөйләшү, уңышлар һәм максатлар турында әңгәмә кору.
Фәнил Хөббулла улы – зур гаиләнең кайгыртучан әтисе, “Мехсервис” ҖЧҖ газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли. Зөлфия Гыйльметдин кызы – 2нче балалар бакчасында кече тәрбияче. Ул һәрвакытта да гаиләсе белән китап укырга, укыганна анализларга вакыт таба.
Уртак сәяхәтләр – гаилә өчен шатлыклы вакыйга.
Гаилә башлыклары һәрбер баланың үз талантлары һәм сәләтләре булган аерым шәхес булуын яхшы аңлап, аларны тәрбияләү һәм талантларын үстерү өчен барлык көчләрен куялар, һәрбер башлангычларында ярдәм итәләр. Җиләевларның балалары бик талантлы. Өлкән кызлары Алия медицина училищесын тәмамлаганнан соң, укуын медицина институтында дәвам итеп, табиб булырга хыяллана, кече кызлары – игезәкләр – Сабина һәм Самира, Алсу, Зилә –вокал һәм бию бәйгеләре җиңүчеләре. Айсылу, профессионал төстә велоспорт белән шөгыльләнә. Уллары Илдар зур теләк белән әтисенә автомобиль ремонтларга булыша. Моңардан кала, балалар мәктәптә дә уңышлы укыйлар. Бу гаиләдә хезмәткә, үз тарихыңа, традицияләргә мәхәббәтне кече яшьтән үк тәрбиялиләр.
Кешелекле, ышанычлы булу, бер-берең турында кайгырту, хезмәтне ярату, ярата белү, җәмгыятькә файда китерү – Җиләевлар гаиләсенең төп кыйммәтләре.