28 август көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар hәм районыбызның кечкенә гражданнарына туу турында таныклык тапшырылды.
Пенсия идарәсе начальнигы урынбасары А.А. Никоноров аналарга дөрес куллануларын теләп сертификатлар тапшырды. Драгунов Юрий гаиләсендә икенче бала булып кызлары Виолетта туды, аңа туу турында таныклык тапшырылды.ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Сафиуллов Р.Х. котлавын укыды hәм ата – аналарга бүләкләр тапшырды.
"Автоградбанк" өстәмә офисы начальнигы И.В.Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.