2018 елның 27 августында, Республикасы Көнен бәйрәм итү алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Минниханованың кабул итү мәҗлесе уздырыла .
Түбән Кама муниципаль районы күп балалы Галимовлар гаиләсен тәкъдим итте. Реваль Габделахат улы – «ТАИФ-НК» эре предприятиесе хезмәткәре, Ланыш Нәкыйп кызы – «63 нче балалар бакчасында» укытучы-дефектолог. Галимовлар гаиләсендә биш бала үсә.
«Барлык балаларыбыз да төрле, – дип сөйли күпбалалы әни. – Давид – хәрәкәтчән һәм зиһенле малай, дзюдо секциясенә йөри. Даниил футбол тырышып уйный. Икесе дә инде спортта беренче уңышларга иреште. Изабель – талантлы кыз, барысын да тиз отып ала. Биш яшьлек Алан спорт гимнастикасы буенча беренче адымнарын ясый. Амалия балалар бакчасына йөри башлады».