Югары Ослан муниципаль районыннан Татарстан Республикасында гаилә көненә багышланган бəйрəмдə, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова Карасевларлар гаиләсен Владимир улы Александрны һәм Николай кызы Юлияне кабул иттеләр

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

27 август көнне Татарстан Республикасы көне уӊаеннан Казан Кремлендә Татарстан Президенты исеменнəн Рөстәм Миңнеханов һәм аныӊ тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова үрнəк Татарстан гаиләләрен  кабул иттелəр. Бу бәйрәмдә Югары Ослан муниципаль  районың Югары Ослан авылыннан Карасевларлар  гаиләсе  Владимир улы  Александр һәм  Николай кызы Юлия катнаштылар.  Бу матур,үрнәк  гаилә бик бәхетле,алар райондашлары, авылдашлары арасында зур ихтирам казаналар, өч ул тәрбияләп үстерәләр. Балалары  өчен алар шатлык,ышаныч һәм терәк. Бу гаилəдə һəрвакыт тынычлык. Алар бер-берсен аңлап,яратып бик бәхетле яшилəр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International