27 августта Татарстан Республикасы Көне алдыннан Кремльдә Татарстан Республикасы Президенты иң яхшы гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Баулы районы данын Төхбәтуллинар гаиләсе яклады.
Төхбәтуллинар гаиләсе никахта 16 ел бәхетле яши һәм өч балигъ булмаган бала тәрбияли. Гаилә башлыгы Төхбәтуллин Фәнил Фәрит улы - тренер-укытучы, җиңел атлетика буенча спорт мастерлыгына кандидат, Татарстан Республикасы җиңел атлетика буенча физик культура отличнигы. Фәнил Фарит улының укучылары Татарстан Республикасы, Идел буе федераль округы беренчелегендә һәм чемпионатында призлы урыннар алалар, җиңел атлетика буенча республика җыелма командалары әгъзалары булып торалар. Аның укучысы Ринас Әхмәдиев Россия җиңел атлетика җыелма командасы әгъзасы.
Эльмира Рафаил кызы урта гомуми белем бирү мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли.
Төхбәтуллинар гаиләсе балаларында да спортка мәхәббәт тәрбияли. Өлкән кызлары Эвелина, уллары Камил йөзү, җиңел атлетика белән шөгыльләнәләр. Ярышларда җиңүче һәм призлы урыннарны алалар. Төпчек кызлары Милана да спорт күнегүләрен бик ярата. Бәлки, балалар да әлеге искиткеч спорт гаиләсенең лаеклы дәвамчылары булырлар.