Галиәхмәтовлар гаиләсе ТР Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

27 август көнне Әтнә районыннан Галиәхмәтов Илнар Илдар улы һәм Галиәхмәтова Илсөяр Камил кызы Татарстан Республикасы Президенты һәм аның тормыш иптәше оештырган тантаналы кабул итүдә катнаштылар. Галиәхмәтовлар гаиләсе районда бик зур хөрмәткә лаек. Илнар Илдар улы Әтнә районы “Күшәр” күмәк хуҗалыгында җитәкче булып эшли. Илсөяр Камил кызы шәхси эшмәкәр. Галиәхмәтовлар өч искиткеч бала тәрбияләп үстерәләр. Илнар Илдар улы белән Илсөяр Камил кызы барлык район халкына да үрнәк булып торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International