Актаныш районы ЗАГС бүлегендә бу атнада 7 парның тантаналы төстә теркәлүе үткәрелде. Туй парлары Актаныш районында яшь парлар өчен ачылган яшьләр аллеясында фонтаннар янында истәлеккә фотога төштеләр. Бәхетле парларга Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева язылышу таныклыкларын тапшырды. Яшь парларга ул үзенең изге теләкләрен җиткереп, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.