24 август көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Урыссу бистәсендә 2018 елның 3 июль көнендә дөньяга килгән Хафизов Рамазан Марат улына 100-нче сан астында булган туу турында таныклык һәм бүләк тапшырылды. Бу матур, бәхетле гаиләне районның ГХАТ бүлегенә чакырдылар һәм бүлек хезмәткәрләре алар өчен онтылмаслык бәйрәм ясадылар.