Бар халык Республика көнен, Белем көнен, шәһәр көнен, нефтьчеләр көнен бәйрәм иткәндә Баулы муниципаль районында 14 яше тулган 7 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хөснуллина Илмира Илдус кызы һәр баланы җылы котлап паспортлар тапшырды.