Туксан яшь – гаҗәеп юбилей

2018 елның 25 августы, шимбә

 Минзәлә районы өчен август ае юбиляларга бай ай булды. Шушы көннәрдә Гөлек авылында яшәүче Мофаккиха апа Камалова да 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мофаккиха апа Минзәлә районы Хуҗамәт авылында туып үсә. 7 сыйныф белем алганнан соң, ул Минзәлә педагогия училищесына укырга керә һәм бөтен тормышын укытучы хөнәренә багышлый. Укуны тәмамлагач та ул Югары Тәкермән авыл мәктәбендә эшли башлый, 1948 елны Гөлек авылына эшкә күчә. 1951 елны авылның уңган егете Миннезәеткә кияүгә чыга. Алар бергәләп 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Мофаккиха апаның 6 оныгы, 4 оныкчыгы бар.

Юбилярны котларга районның башкарма комитеты урынбасары Нэля Бикеева, социаль яклау бүлеге мөдире Татьяна Мясникова һәм авыл җирлеге җитәкчеләре килде. Алар юбилярга Россия Президенты исеменнән котлау хаты, район җитәкчесе исеменнән бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International