Мамадыш шәһәренең туган көнендә тәүге тапкыр язылышкан парлар парады узды

2018 елның 25 августы, шимбә

Шәһәр көне – мамадышлыларның иң яраткан көннәренең берсе. Чөнки бу көндә барлык мәшәкәтьләрне артка куеп, гаиләң белән җыелышып чын күңелдән ял итергә була. Быел бу көн 25 нче августка туры килде.

  Быел да район җитәкчелеге һәм оештыручылар бик күркәм һәм истә калырлык программа әзерләгәннәр. Бәйрәм көненең иң гүзәл һәм күңелне җилкетерлек өлеше – быел язылышкан парлар парады булды.

8 кияү һәм кәләш – мамадышлылар һәм килгән кунакларның игътибар үзәгендә булдылар.  Яшьләрне гаилә төзүләре һәм шәһәр көне белән район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде, котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Җавап йөзеннән һәм шәһәр көненә бүләк итеп парлар искиткеч флеш-моб әзерләгән иделәр.

Ике атна дәвамында булган репетицияләр заяга узмаган. Ак күлмәкле патшабикә-кәләшләр  һәм горур солтан-кияүләр бию һәм хәрәкәт теле аша кайнар мәхәббәт тарихын  тасвирлады. Тамашачылар исә аларга үз алкышларын кызганмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International