2018 елның 23 ноябрендә Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Әниләр Көнен тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Бүген әни булу бәхете кичергән хатын-кызлар бик күп чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр, музыкаль номерлар һәм дулкынландыргыч сүзләргә лаек булды. Әниләрне район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады. Аерым рәхмәт сүзләре озын гомер кичергән бәхетле парларга адресланган. Чара котлаулар, концерт программасы һәм чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәм кысаларында күргәзмәләр оештырылды.
Шушы көннәрдә Коркачык авылында яшәүче Сәмигуллина Сәлимә Кәлимулла кызы узенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Сәлимә апа тугызынчы бала булып дөньяга килә, балалык һәм үсмер еллары авыр вакытларга туры килә аның.
Сугыш чорында Буа районында окоп казу әшләрендә дә катнаша, шушы елларда сугыштан яраланып кайткан Мәгьсүм исемле егет белән танышалар һәм гаилә корып жибәрәләр.Бер бер артлы ике кыз һәм биш малайлары туа.Сәлимә апа 42 яшендә 4 баласы белән тол кала.Хәзерге вакытта анын 9 оныгы, 20 оныкчыгы бар, улы һәм килене тәрбиясегдә яши.
ГХАТ бүлеге мөдире Н.Н.Зиганшина, ана ныклы сәләмәтлек , озын гомер теләде һәм бүләген тапшырды.
Герой-әниләрне хөрмәтләү тантанасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән Мэрның социаль өлкә һәм Гражданлык яклавы мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Гафаров килде. Ул юбилярларга котлау хаты, акчалата бүләк, чәчәкләр тапшырды.
Бүген 2018 елның 23 ноябрендә Биектау районы Олы Битаман авылында яшәүче Ильязова Шәмсинур Насретдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул Биектау районының Әсән авылында туа. 1954 елда Ильязов Әнвәр галим улына кияүгә чыга , 4 бала таба, гомере буе сөт савуда эшли, авыл халкыннан сөт җыя.
Шәмсинур апа 15 оныкчыкның бәхетле дәү әнисе генә түгел, ә хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны, Фидакарь хезмәт өчен медале белән дә бүләкләнде. Бүгенге көндә Шәмсинур Насретдинова улы һәм килене, оныгы гаиләсе белән яши.
25 ноябрь - әниләр көне. Бәйрәм уңаеннан, ГХАТ бүлеге, тәрбиягә бала алган гаиләләрне кабул итте. Балалар өчен «Фантазерлар» иҗади остаханәсе эшләде, ә әниләр түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар, анда алар бик күп яңалыклар белделәр һәм бүләк ителгән блокнотка файдалы мәгълүмат яздылар.
Минзәләдә яшәүче Анна Александр кызы Крековага ноябрь аенда 100 яшь булды. Шушындый зур гомер бәйрәмен Анна апа үзенең туганнары, якыннары белән каршы алды. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева килделәр. Алар Россия Перзиденты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырды.
ГТО нормаларын бирергә әзер булучылар өчен бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексын этаплап куллану безнең топрмышка ныграк үтеп керә. Әлеге ярышларда катнашырга һәм яңа төр комплексларны үтәргә теләк белдерүчеләр арасында укучылар, студентлар һәм өлкәннәр бик күп. Әлеге юнәлештә Тәтеш муниципаль районында күп эшләр башкарыла. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре дә ГТО нормаларын тапшыруда катнаштылар һәм үзләренең яшь категорияләре буенча нормаларны үтәделәр.
Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган әлеге бәйрәм районыбызда ел да олылап уздырыла. Быелгысы да матур мизгелләр белән тарих битләренә язылды.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көнен быел егерменче тапкыр бәйрәм итәбез. Бу көнне кешегә гомер бирүче, яшәешне дәвам иттерүче аналарны олылыйбыз. Ана вазыйфасы – олы һәм мактаулы, шул ук вакытта бик җаваплы хезмәт. Ул бит илнең киләчәген тәрбияли.Җәмгыятебез бүген катлаулы демографик чор кичерә. Авыл җирендә дә балаларның күп тууы белән мактана алмыйбыз. Шулай да ишле бала карау мәшәкатьләреннән курыкмаучы, өй тулы бала үстерүне зур бәхеткә санаучы әниләр бездә шактый
"Әниләр көне» - ул иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бу кичтә, бистә башлыгы Роза Алмас кызы Галеевадан җылы котлау сүзләре яңгырады. Бу бәйрәм кичәсендә шулай ук түбәндәге гаилә парлары котлаулар кабул иттеләр: 50 еллык туйларын билгеләп үтүче Шайхетдиновлар Тимерхан Шакир улы һәм Гөлчирә Хөсәен кызы. Бриллиант юбилярлар - Кривега Николай Яковлевич һәм Валентина Никитична, Галеевлар Атлас Әхмәтша улы һәм Тазкирә Шәрип кызы.