Минзәлә шәһәрендә урнашкан “Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп интернат” йортында әниләр көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Бу бәйрәмдә район башкарма комитеты урынбасары Н.Бикеева, “Татэнерго” АО генераль директоры киңәшчесе, попечитель оешмачы җитәкчесе Г.Ахмадиева, опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Э.Умарова, ГХАТ бүлеге мөдире А.Куприянова, социаль яклау бүлеге мөдире Т.Мясникова, яшьләр һәм спорт эше бүлеге мөдире Л.Миннеәхмәтова, “Бердәм Россия” партиясенең район бүлеге мөдире Л.Александрова катнаштылар.
Көз аеның матур бәйрәмнәренең берсе – Әниләр көне уңаеннан Сарман районы Сарман авылында яшәүче Фәнис һәм Нәзилә Миңнуллиннарның бергә тормыш корып яши башлауларын, алтын туйлары белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев тәбрикләде, район башлыгының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярларга шулай ук котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова, балалары җиткерделәр.
Аларга бүгенгедәй ныклы сәламәтлек, тигез тормыш, шатлык куанычлар гына теләп калабыз.
2018 елның 24 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында яшь парлар өчен ««Юнона»Булачак гаилә мәктәбе» программасы буенча дәрес узды.
Чираттагы гаилә тормышы юбилярларын котлау Яшел Үзән муниципаль районының Осиново авыл җирлеге башкарма комитетында узды. Геннадий Иван улы һәм Валентина Петр кызы Кварталловлар гаиләсе 50 ел элек никахларын теркәгәнәр. Алтын туй-ул 50 ел бергә, кулга-кул тотынып, кадерле юбилярларыбыз ирешкән гаилә тормышының иң югары ноктасы. Осиново авыл җирлеге башлыгы Сәлимов Альберт Юныс улы гаилә парына Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Нәкъ менә шундый ныклы, тату гаиләләр ярдәмендә безнең районыбыз, республикабыз һәм гомумән илебез Россия үсә!
24 ноябрьдә Апасның ЗАГС бинасында районыбызның 4 гаиләсе тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты алды. “Әниләр көне” уңаеннан “Ныклы гаилә” партия проекты кысаларында узучы бу чарада район башкарма комитеты җитәкчесе социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина, районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина катнашты. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар.
24 ноябрь көнне Казан шәһәренең "Академия" концертлар залында Әниләр көненә багышланган "Нечкәбил" XIV республика матурлык, ана булу һәм гаилә конкурсының финалы узды. Финалда республиканың 10 районыннан һәм Казан шәһәреннән 12 гаилә катнашты. Алар арасында Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе дә бар. Финал «Гаилә календаре» бәйрәме форматында узды.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә дулкынландыргыч бәйрәм уңаеннан, "Әни шатлыгы” акциясен үткәрү матур традициягә әверелде. 23 һәм 24 ноябрь көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә үзләренең сабыйларына беренче документ алу өчен мөрәҗәгать иткән әниләргә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар. Сәламәтлек һәм ана шатлыгы сезгә! Сезнең шатлыгыгыз матурлык һәм игътибарлылык, кайгыртучанлык һәм аңлау белән күмелсен, кадерле әниләр.
2018 елның 24 ноябрь көнендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Зәйнетдинов Энзир Зәки улы белән Фәйрүзә Гасыйм кызының гаилә бәйрәмен – “Якут туйларын” тантаналы рәвештә билгеләп үтү кичәсе уздырылды. Бүлек белгечләре юбилярларны шушы тантаналы көне белән тәбрикләп ГХАТ бүлеге җитәкчесе исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды. Шулай ук юбилярлар Почет кенәгәсенә дә истәлеккә үзләренең имзаларын калдырдылар. Бу көн якут җемелдәгәнне хәтерләтә, нәкъ менә шулай сезнең бер-берегезгә тугры булган карашларыгыз да балкып торсын, хисләрегез янып һәрвакыт гаиләгезне җылытып торсын. Һәрвакыт шулай үрнәк гаилә булып калыгыз. Исәнлек-саулык, иминлек һәм җан тынычлыгы сезгә.
23 ноябрь көнне үлем очракларын киметү буенча район ведомстволары комиссиясенең чираттагы утырышында Зәйдә соңгы елларда һәм быелның 9 аенда халыкның үлеме белән бәйле сәбәпләргә нигезләнеп, аны киметү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында киңәштеләр. Район үзәк дәваханәсенең халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары В.В.Усмановнын чыгышыннан күренгәнчә, 2018 елда районда үлүчеләр структурасында беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары тора.Утырышта шулай ук шәһәр-районда онкологик авырулар торышы, аларны кисәтү чаралары турында мәсьәлә дә тикшерелде.
«Әниләр көне»-ул ис киткеч һәм дулкынландыргыч бәйрәм һәм бу бәйрәм һәр кешенең тормышында аның иң кәдерле кешесе-әнисе барлыгын искә төшерә.
2018 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципальрайоны башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре Әниләр бәйрәме уңаеннаняңа туган сабыйларның таныклыгы чыгарышын үткәрделәр.