24 ноябрь көнне Казан шәһәренең "Академия" концертлар залында Әниләр көненә багышланган "Нечкәбил" XIV республика матурлык, ана булу һәм гаилә конкурсының финалы узды. Финалда республиканың 10 районыннан һәм Казан шәһәреннән 12 гаилә катнашты. Алар арасында Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылыннан Фаткуллиннар гаиләсе дә бар. Финал «Гаилә календаре» бәйрәме форматында узды. Земфира Равил кызы "Рухи Нечкәбил" дигән номинациядә диплом белән бүләкләнде. "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин исеменнән "гаилә институтын саклауга һәм пропагандалауга керткән өлеше өчен" Рәхмәт хаты тапшырылды. Шулай ук бик күп истәлекле бүләкләр һәм күп онытылмаслык хис-кичерешләр.