Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә Әниләр көне билгеләп үтелә. 2018 елда бәйрәм 25 ноябрьгә туры килә һәм рәсми дәрәҗәдә 21нче тапкыр үтә.
Әниләр көне - ул искиткеч матур, дулкынландыргыч бәйрәм, ул һәрберебезнең тормышында иң төп кеше - ӘНИ булуын тагын бер кабат искә төшерә. Һәм бу барлык әниләргә дә «РӘХМӘТ» әйтү, аларга җылы, ихлас сүзләр бүләк итү, аларны ничек яратуыбызны кабатлау өчен бик яхшы форсат.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә дулкынландыргыч бәйрәм уңаеннан, "Әни шатлыгы” акциясен үткәрү матур традициягә әверелде. 23 һәм 24 ноябрь көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре тантаналы рәвештә үзләренең сабыйларына беренче документ алу өчен мөрәҗәгать иткән әниләргә чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырдылар. Сәламәтлек һәм ана шатлыгы сезгә! Сезнең шатлыгыгыз матурлык һәм игътибарлылык, кайгыртучанлык һәм аңлау белән күмелсен, кадерле әниләр.