Зәй муниципаль районнында үлем очракларын киметү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2018 елның 23 ноябре, җомга

23 ноябрь көнне үлем очракларын киметү буенча район ведомстволары комиссиясенең чираттагы утырышында Зәйдә соңгы елларда һәм быелның 9 аенда халыкның үлеме белән бәйле сәбәпләргә нигезләнеп, аны киметү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында киңәштеләр. Район үзәк дәваханәсенең халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары В.В.Усмановнын чыгышыннан күренгәнчә, 2018 елда районда үлүчеләр структурасында беренче урында йөрәк-кан тамырлары авырулары тора.Утырышта шулай ук шәһәр-районда онкологик авырулар торышы, аларны кисәтү чаралары турында мәсьәлә дә тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International