«Әниләр көне»-ул ис киткеч һәм дулкынландыргыч бәйрәм һәм бу бәйрәм һәр кешенең тормышында аның иң кәдерле кешесе-әнисе барлыгын искә төшерә.
2018 елның 23 ноябрендә Татарстан Республикасы Әлмәт муниципальрайоны башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре Әниләр бәйрәме уңаеннаняңа туган сабыйларның таныклыгы чыгарышын үткәрделәр.
Бәхетле ата-аналар :Кондратенко Александр Владимир улы һәм Ольга Иван кызы,Мисбахов Дамир Әмин улы һәм Рузиля Дамир кызы,Шайдуллин Ильфис Рифгат улы Эльза Маузир кызы ГХАТ идарәсе белгечләре кулыннан беренче дәүләт документын – «туу турында таныклык» һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын алдылар
Хөрмәтле әти-әниләр!
Сезне барыгызны да бәхетле көнегез белән тәбриклибез.
Гайләгезгә озын гомер,тигезлек,сәламатлек,бәхет,иминлек телибез.
Кечкенә сабыегыз якыннарының һәм туганнарының яратуын,
кайгыртучанлыгын тоеп үссен.
Бала тормышында булаторган каршылыкларны җиңәргә өйрәтү һәм ярдәм итү-ул ата-аналарның изге бурычы.