ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

Әниләр көне уңаеннан Тукай районнында бик күп чаралар уздырылды. Бәйрәм кысасында “Якты юл” район газетасында ГХАТ бүлеге белән берлектә бәйге игълан ителгән иде.

“Оҗмах әниләрнең аяк астында” дип аталган бу бәйгегә үз әниләре турында җылы эчтәлекле язмалар күп килде. Шул язмалар арасыннан “Гаилә учагын саклаучы” наминациясе белән Заляева Анна Игьнатевнага ГХАТ бүлеге рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Анна Игнатьевна һәм Зөфәр Мөбәрәкович менә инде 56 ел бергә 3 бала үстереп тату яшиләр. Балалары җибәргән язмада җылы гаилә учагы ничек узенә тартып торуы,  5 оныкның 6 оныкчыгын үстерергә булышулары хакында язылган иде.

25 ноябрь көнне Нурлат шәһәрендә яшәүче Фатыйма Хәйрулла кызы Газизовага 90 яшь тулды. Юбилярны туган көне белән тәбрикләп, сәламәтлек теләп һәм РФ Президенты Владимир Путин һәм район җитәкчелеге исеменнән сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева котлады.Фатыйма Хәйрулла кызы 25 ноябрь көнне Түбән Нурлат авылында күп балалы гаиләдә туа.

Сәхәбетдиновлар гаиләсе «Нечкәбил – 2018»  Татарстан Республикасының әни булу матурлыгы һәм гаилә конкурсында Аксубай муниципаль районын лаеклы тәкъдим итте.  Лилия һәм Мансур халык һәм мәдәни традицияләрне хөрмәт итә торган гаилә корганнар. Һәм конкурста катнашып, алар гаилә эчендәге мәдәниятне күрсәтү мөмкинлегенә ия булдылар, тәрбия серләре һәм шәхси казанышлары белән уртаклаштылар.  Конкурс нәтиҗәләре буенча Лилия Сәхәбетдинова «Нурлы Нечкәбил» - «Лучезарная» номинациясендә бүләкләнде.

Каташ-Каран авылында гомер кичерүче ветеран  Миңнехуҗина Мәдинә Миңнәхмәт кызы 25 ноябрь көнне икеләтә бәйрәм котлаулары кабул итте – 90 яшьлек юбилее һәм әниләр көне белән. Юбилей кичәсен Янурыс авылында яшәүче улы Инсаф килене Нәфисә гаиләсендә бәйрәм итте ул. Олуг юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк кабул итте. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, авыл ветераннар советы рәисе Вәсилә Загрудная, балалары, оныклары, якыннары да иң изге теләкләрен җиткерделәр, сихәт гомер теләделәр. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә, я Әлмәт шәһәрендә - кызларында, я улларында кунак булып хөрмәттә йөри.

2018 елның 24 ноябрендә «Нечкәбил-2018 " Республика матурлык ана булу һәм гаилә конкурсының финалында Татарстан Республикасының 10 районыннан 12 гаилә үз тарихын, үз бәйрәмен, үзләренең горурлыгы белән таныштырдылар. "Нечкәбил» республика конкурсы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән  «Нык гаилә»федераль партия проекты кысаларында узды.


24
ноябрь, 2018 ел
шимбә

24 ноябрь көнне  Казан шәһәрендә “Нечкәбил” матурлык аналар һәм гаилә Республика конкурсының финалы узды. “Нечкәбил”  бәйгесендә республикада яшәуче күп балалы гаиләләр катнаша. Алар гаилә эчендәге культураларын, гаилә кыймәтләрен, рухи-ахлакый тәрбияләүне, милли гореф-гадәтләрне курсәтәләр. Конкурс финалында Татарстан Республикасының 12 районыннан катнашучылар чыгыш ясады. Зәй районнынан Татьяна Петрова «Оста Нечкәбил” дигән титул яулады. Котлыйбыз!

23 ноябрьдә “Энергетик” мәдәният сараенда әниләр үзләренең бәйрәмен билгеләп үттеләр. Ул шәһәребез һәм районыбызда яшәгән данлыклы әниләргә багышланган иде. Районда әниләргә яшәү һәм тормыш итү өчен бөтен мөмкинлекләр бирелә. Бәйрәмгә күп балалылар, бала алып тәрбияләүче гаиләләр, иҗат белән шогельләнүче гаиләләр һәм башкалар бар иде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов кайнар котлады.

Әниләр кеше нәселен дәвам итүдә мөһим роль уйный. Алар баланы тудырып кына калмый, аның характерын һәм шәхесләрен тәрбияләү белән дә шөгыльләнәләр. Яшәү һәм шатлану мөмкинлеге биргән иң яраткан һәм иң мөһим хатын-кызларга бәйрәм багышланган. Россиядә ул ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2018 елда бәйрәм 25 ноябрьгә туры килә һәм рәсми дәрәҗәдә 21 нче тапкыр үтә.

Бәйрәм Символлары - аю һәм онытылмас чәчәге.

Әниләр көнен бәйрәм итү кысаларында район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә район Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырдылар. Федюковлар гаиләсендә бу беренче бала-уллары Максим, Гареевлар гаиләсендә-өченче, озак көтелгән кызлары Аида, Гайсиннар гаиләсендә дүртенче бала, уллары - Рамазан. Туганнары һәм якыннары катнашында тантаналы рәвештә сабыйлар Россия Федерациясе гражданнары дип игълан ителде.

         Әниләр көне алдыннан Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә икенче балалары туган гаиләләргә чираттагы ана капиталы сертификаты тапшырылды.

          Сертификатларны тапшырып, Биектау районында Пенсия фонды бүлеге начальнигы Рөстәм Салихов Россия Федерациясе законнары нигезендә ана капиталын гамәлгә ашыру юнәлешләре турында сөйләде.   

         Нурзидә Җиһаншина кунакларга һәм тантана сәбәпчеләренә гаилә бәхете һәм иминлек теләп, барысын да истәлеккә фотога чакырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International