Каташ-Каран авылында гомер кичерүче ветеран Миңнехуҗина Мәдинә Миңнәхмәт кызы 25 ноябрь көнне икеләтә бәйрәм котлаулары кабул итте – 90 яшьлек юбилее һәм әниләр көне белән. Юбилей кичәсен Янурыс авылында яшәүче улы Инсаф килене Нәфисә гаиләсендә бәйрәм итте ул. Олуг юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк кабул итте. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, авыл ветераннар советы рәисе Вәсилә Загрудная, балалары, оныклары, якыннары да иң изге теләкләрен җиткерделәр, сихәт гомер теләделәр. Бүгенге көндә балалары тәрбиясендә, я Әлмәт шәһәрендә - кызларында, я улларында кунак булып хөрмәттә йөри.
- “Балаларым бик әйбәт булдылар, бик хөрмәтлиләр, оныкларым да "әнкәй" дип дәшә, шуңа озак яшимдер, тормышымнан бик канәгать, Аллаһка шөкер,” - диеп куанды Мәдинә апа.