25 ноябрь көнне Нурлат шәһәрендә яшәүче Фатыйма Хәйрулла кызы Газизовага 90 яшь тулды. Юбилярны туган көне белән тәбрикләп, сәламәтлек теләп һәм РФ Президенты Владимир Путин һәм район җитәкчелеге исеменнән сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт әйтеп район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева котлады.Фатыйма Хәйрулла кызы 25 ноябрь көнне Түбән Нурлат авылында күп балалы гаиләдә туа. Әтисе Хәйрулла Ярулла улы Тямаев колхозны торгызуда катнаша, аннан агроном булып эшли. Әнисе Минехаят Нурмөхәммәт кызы колхозда эшли. Фатыйма Хәйрулла кызы 4 сыйныфны тәмамлый. 1944-1945 елларда яшелчә басуларында бригадир, аннары комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Сугыштан соң 1945 елның сентябрендә булачак ире Габдрәшит Габдрахман улы белән таныша һәм шул ук елны өйләнешәләр. 1961 елда ире вафат була, ул берүзе 7 бала (4 кыз һәм 3 ул) тәрбияләп үстерә.Фатыйма Хәйрулла кызы пенсиягә кадәр тимер юл станциясендә эшләгән. Бүгенге көндә улы Самат гаиләсендәгомер итә. Калган балалары Россиянең төрле шәһәрләрендә яши.