Минзәләдә яшәүче Анна Александр кызы Крековага ноябрь аенда 100 яшь булды. Шушындый зур гомер бәйрәмен Анна апа үзенең туганнары, якыннары белән каршы алды. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Камил Нәҗмиев, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева килделәр. Алар Россия Перзиденты Владимир Путин исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырды.
Анна апа Минзәлә районы Яңа Чаллы авылында дөньяга килә. Авыр томыш елларында белем алырга мөмкинчелек булмаганлыкта, ул яшь вакыттан туган авылында төрле эшләрдә эшли башлый. 1936 елда кияүгә чыга. Ирен Бөек ватан сугышына озатканда аларның инде 3 балалары була. Сугыш елларындагы авырлыклар турыда сөйләгәндә аның кузләренә яшь килә, шул вакытларны искә дә аласы килми ди ул.