Герой-әниләрне хөрмәтләү тантанасында Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән Мэрның социаль өлкә һәм Гражданлык яклавы мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Гафаров килде. Ул юбилярларга котлау хаты, акчалата бүләк, чәчәкләр тапшырды. Казан шәһәре Думасы депутаты Булат Котдусов күп балалы гаиләләрне котлады һәм барлык хатын-кызларга Булочно-кондитер комбинатыннан татлы призлар (тортлар)бүләк итте. Вахитов районы Пенсия фонды вәкилләре ана (гаилә)капиталына сертификатлар тапшырдылар. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Римма Миңнуллина әниләргә чәчәкләр һәм гаилә фотоларын тапшырды. Артистлар, балалар коллективлары чыгыш ясады, әлеге тематикага багышланган рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.