ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2018 ел
җомга

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2018 елның 23 ноябрендә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә биш парны котладылар.

23 нче ноябрь көнне Мамадыш районының ГХАТ булегенең Тантаналар сараенда  Әниләр бәйрәме уңаеннан ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Ул 12  гаиләгә тапшырылды.  Бу программа 11 ел эшләп килү дәверендә Мамадыш районы буенча барлыгы 2793 сертификат бирелгән.

2018 елның 23 ноябрендә Чистай Никахлашу йортынында  аеруча күңелле тантана булып узды.  Әлеге тантаналы чараның төп сәбәпчеләре  исә Россиянең нәни гражданнары - Галимовлар, Захаровлар һәм Азарныйлар гаиләләрендә туган икенче һәм өченче сабыйлар булды.

 ЗАГС бүлеге начальнигы Д. Н. Залялова бәхетле әти- әниләрне  зур шатлыклары белән тәбрик итте. Россия шундый нык, тату гаиләләре булганда гына көчле, һәр гаиләдә тынычлык, иминлек булсын, һәрбер йортта шат бала авазлары яңгырап торсын дигән изге теләкләрен дә җиткерде ул.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

      Әниләр көне алдыннан  яңа туган балаларны тантаналы чыгару залы  чәчәкләр, шарлар һәм елмаюлар белән тулы иде. Яшь  әтиләр иң якын туганнары белән тормышта иң дулкынландыргыч очрашуга ашыга. Яшь әти-әниләргә буләкләр һәм Яр Чаллы шәһәренең яңа яшәүчеләренең документлары тапшырылды. Бар җиһанда котлаулар, шатлыклы елмаюлар һәм сөенечле куз яшлэре. Бу көн барыбызга да озакка истә калачак.  

Быел Яр Чаллыдан Фаил абый белән Разия апа үзләренең 75 яшьлек юбилейларын уздырып үттеләр. Ә бу көннәрдә аларның бергә торганнарына 50 ел да тулды.

Фаил белән Разия бер авылда туып үсеп, күршедә яшәп, бер мәктәптә укыйлар. Армиядән кайткач, Фаил үзенең сөйгәненә тәкъдим ясый. Озакка сузмыйча, яшьләр өйләнешәләр.

2018 елның 22 ноябрендә  Буа ГХАТ бүлегендә “Безнең дус сыйныф” проекты буенча эшләнгән очрашу әнгәмә үткәрелде. Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гимназиясендә укучы 7 сыйныф  укучылары катнашты. Балалар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар. Балалар шулай ук башка милләт халыклары белән язылышу туранда кызыксындылар. Әнгәмә ахырында ГХАТ бүлегендә укучылар архив бүлмәсендәге китаплар белән таныштылар.  

     22 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында “Ныклы гаилә” проектына багышланган  “Супер әти- 2018” бәйгесе уздырылды. Әтиләр уллары белән төрле конкурсларда катнашып, көч сынаштылар, ә әниләр кызлары белән җанатарлар булып утырдылар, көчле алкышлар белән аларны алга әйдәделәр. Чара бик күңелле узды һәм балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2018-нче елның 22 ноябрь көнне    37 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды.  Бәйрәмне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова  кызы ачты. Шулай ук тантанада паспорт-виза хезмәте ветераны, № 2 полиция бүлеге Ветераннар советы председателе урынбасары З.К.Фомина, Үзәк, Комсомол һәм  Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары  катнаштылар.

     Бәйрәм күтәренке рухта узды.

2018 елның 21 ноябрендә Идел буе муниципаль районы ГХАТ идарәсендә  психологик ярдәм күрсәтү бүлеге  «Ышаныч» КЦСО психологлары булачак яшь парлар белән чираттагы очрашуда яшь парларның мөнәсәбәтләре динамикасы, үзара ярдәм итү һәм гаилә авырлыкларын бергә үтәргә әзерлек турында сөйләштеләр. Бәхеткә, катнашучыларның берсе дә гомер буе «бал ае» халәтендә яшәргә җыенмый.

9 династия Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантанада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гафаров Рөстәм Гильфанович, Казан шәһәре Думасы депутаты, РКХ баш табибы Шәвәлиев Рафаэль Фирная улы һәм Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гайфуллина Гөлнара Ренад кызы катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International