2018 ел Әхмәтовлар гаиләсе өчен юбилейларга бай ел

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Быел Яр Чаллыдан Фаил абый белән Разия апа үзләренең 75 яшьлек юбилейларын уздырып үттеләр. Ә бу көннәрдә аларның бергә торганнарына 50 ел да тулды.

Фаил белән Разия бер авылда туып үсеп, күршедә яшәп, бер мәктәптә укыйлар. Армиядән кайткач, Фаил үзенең сөйгәненә тәкъдим ясый. Озакка сузмыйча, яшьләр өйләнешәләр.

Фаил Габдрахманович гомер буе Әлмәт шәһәренең газ эшкәртү заводында югары категорияле машинист булып эшли. Ә Разия Мортазовна башта балалар бакчасында тәрбияче, соңыннан үзенең хезмәт юлын заводта дәвам итә.

Хөрмәтле Фаил Габдрахманович, Разия Мортазовна! Тормышның кыенлыкларына карамыйча, сез нык булгансыз, бирешмәгәнсез. Бүгенге көндә сез бер-берегезгэ терәк, таяныч. Җылы мөнәсәбәтләрегез сүнмәсен, сүрелмәсен, бер-берегезгә булган хөрмәтегез, мәхәббәтегез тагын да ныгысын. Сезгә ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International