22 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында “Ныклы гаилә” проектына багышланган “Супер әти- 2018” бәйгесе уздырылды. Әтиләр уллары белән төрле конкурсларда катнашып, көч сынаштылар, ә әниләр кызлары белән җанатарлар булып утырдылар, көчле алкышлар белән аларны алга әйдәделәр. Чара бик күңелле узды һәм балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады.