2018 елның 22 ноябрендә Буа ГХАТ бүлегендә “Безнең дус сыйныф” проекты буенча эшләнгән очрашу әнгәмә үткәрелде. Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге гимназиясендә укучы 7 сыйныф укучылары катнашты. Балалар ГХАТ бүлегендә язылышу турындагы актлар белән таныштылар. Балалар шулай ук башка милләт халыклары белән язылышу туранда кызыксындылар. Әнгәмә ахырында ГХАТ бүлегендә укучылар архив бүлмәсендәге китаплар белән таныштылар.