Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре «Шәфкать» үзәгендә бәйрәм чарасында катнашты

2018 елның 23 ноябре, җомга

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2018 елның 23 ноябрендә «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә биш парны котладылар.

Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең «бәхет кулларында» проекты кысаларында Валиуллиннар, Хәмидуллиннар, Гарифуллиннар, Хәсәновлар, Агафоновлар гаиләләре исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кертелде. 

Гаилә тормышы юбилярларына «Түбән Кама хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасыннан котлау хатлары һәм ГХАТ Идарәсенең Мактау актлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International