Бүген “Казан” Гаилә үзәгендә Казан медицина династияләрен хөрмәтләделәр

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

9 династия Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантанада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гафаров Рөстәм Гильфанович, Казан шәһәре Думасы депутаты, РКХ баш табибы Шәвәлиев Рафаэль Фирная улы һәм Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гайфуллина Гөлнара Ренад кызы катнаштылар.

Династия-ул Сәләт, Гаилә имиджы, аның байрагы! Буыннан-буынга серләр, тәҗрибә һәм гаилә традицияләре тапшырыла. Тантанага гомуми медицина стажы 500 елдан артык булган гаиләләр чакырылган иде.

«Казан» Гаилә үзәгендә табиблар династияләрен хөрмәтләү күркәм традициягә әверелде. Медицина хезмәткәрләренә, табибларга рәхмәт һәм хөрмәт белдерү өчен без ел саен җыелачакбыз!

Фидакарь хезмәтегез, Фидакарь хезмәт итүегез, дулкынландыргыч кайгыртучанлык һәм кешеләргә чиксез мәхәббәтегез өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International