23 нче ноябрь көнне Мамадыш районының ГХАТ булегенең Тантаналар сараенда Әниләр бәйрәме уңаеннан ана капиталы сертификатын тапшыру чарасы узды. Ул 12 гаиләгә тапшырылды. Бу программа 11 ел эшләп килү дәверендә Мамадыш районы буенча барлыгы 2793 сертификат бирелгән.
Килгән һәр кунакны бизәлгән зал, күңелле музыка каршы алды. Бәйрәмне район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин ачып җибәрде, җылы теләкләрен җиткерде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәтшина залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Нәниләренең якты дөньяга килүләре изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аларның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын теләп калды. Алыштыргысыз “Семейные страницы” мәгълүмати җыентыкны, бәхетле балачак символы - шардан ясалган чәчәкләр тапшырды.
Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе урынбасары Валентина Ежова сертификатларны тапшыру алдыннан аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.
Сертификат алырга килгән 3 гаиләне янәдән бер бүләк көтә иде. Район үзәк хастаһанәсендә эшләүче коллегалары аларны бәби туулары белән котларга килгән.
Залда утыручы барлык әниләр өчен бүләк булып Илфир Исламов башкаруында җырлар яңгырады.
Бәйрәм гомүмфото белән тәмаланды.