Әлки районы Яңа Әнҗирә авылында яшәүче Илгиз һәм Энҗе Гобәйдуллиннар “Без әле тагын балалар телибез”, - диләр

2018 елның 23 ноябре, җомга

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көнен  быел егерменче тапкыр бәйрәм итәбез. Бу көнне  кешегә гомер бирүче, яшәешне дәвам иттерүче аналарны олылыйбыз. Ана вазыйфасы – олы һәм мактаулы, шул ук вакытта бик җаваплы хезмәт. Ул бит илнең киләчәген тәрбияли.Җәмгыятебез бүген катлаулы демографик  чор кичерә. Авыл җирендә дә балаларның күп тууы белән мактана алмыйбыз. Шулай да ишле бала карау мәшәкатьләреннән курыкмаучы, өй тулы бала үстерүне зур бәхеткә санаучы әниләр бездә шактый.Авыл җирендә яшәүче әниләргә матди ярдәм күрсәтү йөзеннән Татарстан хөкүмәте быел аларга бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түли башлады. Беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан хатын-кызга – 50 мең сум, ә 29 яшь тулганчы өченче баласын тудырган әниләргә 100 мең сум түләү каралган.

Әлки районыбызда әлеге түләүләрне 41 яшь әни алган инде. Аларның күпчелеге – беренче бәбиен биләүчеләр. Ә ике ана өченче баланы тапкач бирелә торган 100 мең сумга ия булган. Әлки районы Урта Биктимер авылыннан Кристина Ширяева әле 24 яшендә генә. Ә ул инде өч кыз бала анасы. Кызчыкларының зурларына алты һәм дүрт яшь, ә төпчеге әле сентябрь аенда дөньяга килгән. Яңа Әнҗерә авылында яшәүче 27 яшьлек Энҗе  Гобәйдуллина өченче баласы Камиләне августта тапкан. Бәбине  өйдә дүрт яшьлек абыйсы Рәзил һәм ике яшьлек апасы Диләрә каршы алганнар. Сау-сәламәт балалар үстерү шатлыгын тагын нинди бәхет белән чагыштырып була соң?! “Ирем Илгиз балаларны шулкадәр ярата, алар өчен үлеп тора. Улыбызга иптәш кирәк әле, ди. Шулай булгач, гаиләбез тагын да ишәер әле”,–диде безгә Энҗе.

Була күрсен! Яңа Әнҗерәне яшәтүче Гобәйдуллиннарның өйләрендә һәрчак шат балалар тавышы яңгырасын!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International