2018 елның 23 ноябрендә район мәдәният үзәгендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды

2018 елның 23 ноябре, җомга

Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне.  Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган әлеге бәйрәм районыбызда ел да олылап уздырыла. Быелгысы да матур мизгелләр белән тарих битләренә язылды.

Мәдәният үзәгендә узган тантанада әниләргә зурлап хөрмәт күрсәтелде. Анда "Ана даны-Материнская слава" медале ияләре – Дорга авылыннан Роза Арыкова, Урта Көшкәттән Нина Терентьева,  "Ана капиталы" алучылар, озак еллар бергә матур итеп яшәгән парлар, иҗади әниләр тәбрикләнде. Шулар арасында күркәм юбилярларыбыз Пыжмара авыл җирлегендә  50 ел бергэ гомер итүче Шөгаеф һәм Нурия Әюповлар, Югары Субаштан Тәлгать һәм Тәнзилә Габделхаковлар, Карадуган авыл җирлегендә 55 ел бергә гомер кичерүче Гарәфетдин һәм Мөслимә Гыйльметдиновлар да бар иде. 5 әнигә сәхнә түрендә ана капиталы сертификатлары белән чәчәк бәйләмнәре дә тапшырылды.

Район җитәкчеләре исеменнән барлык әниләрне вакытлыча район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илшат Галимуллин котлады.

Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, якын кешеләребез. Әниләр мәхәббәте безне ышанычлырак һәм көчлерәк булырга, авырлыкларны җиңәргә, уңышка ирешергә ярдәм итә.Ихлас күңелдән сезгә исәнлек, күңел тынычлыгы, гаилә җылылыгы телим. Сезгә иң матур теләкләр әйтелсен, балаларыгыз һәрвакытта да уңышлары белән куандырсын һәм ярату бүләк итсен! Күп балалы, тәрбиягә һәм опекага ятим, караучысыз калган балалар алган гаиләләргә аерым рәхмәт сүзләремне ирештерәм. Балаларыгызга терәк булып, гомер буе алар янәшәсендә, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын! – диде ул.

Тантана концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International