"Әниләр көне» - ул иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бу кичтә, бистә башлыгы Роза Алмас кызы Галеевадан җылы котлау сүзләре яңгырады. Бу бәйрәм кичәсендә шулай ук түбәндәге гаилә парлары котлаулар кабул иттеләр: 50 еллык туйларын билгеләп үтүче Шайхетдиновлар Тимерхан Шакир улы һәм Гөлчирә Хөсәен кызы. Бриллиант юбилярлар - Кривега Николай Яковлевич һәм Валентина Никитична, Галеевлар Атлас Әхмәтша улы һәм Тазкирә Шәрип кызы. Юбилярларны балалар Һәм оешма вәкилләре котларга килде.Бу бәйрәм кичәсендә без чын күңелдән кадерле әниләрне бәйрәм белән котладык һәм залда утыручы сөйкемле һәм яраткан әбиләрегә шатлык минутларын бүләк иттек. Залда искиткеч матур бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде. "Әниләр көне» - бу бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый һәм һәр хатын-кыз үз туганнарыннан җылы сүзләрне ешрак ишетсен иде!