2018 елның 23 ноябрендә Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда Әниләр Көнен тантаналы төстә билгеләп үттеләр. Бүген әни булу бәхете кичергән хатын-кызлар бик күп чәчәк бәйләмнәре, истәлекле бүләкләр, музыкаль номерлар һәм дулкынландыргыч сүзләргә лаек булды. Әниләрне район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов котлады. Аерым рәхмәт сүзләре озын гомер кичергән бәхетле парларга адресланган. Чара котлаулар, концерт программасы һәм чәй өстәле артында дәвам итте. Бәйрәм кысаларында күргәзмәләр оештырылды.