ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

Кырык биш еллык туй «сапфир туе» дип атала. Сапфир - гадел рухны һәм тугры йөрәкне символлаштыра торган матур һәм бик каты таш. Ул ныклык, зирәклек һәм тигезлек символы. Нәкъ менә шушы сыйфатлар Флера Галимҗан кызы һәм Юныс Гыйләҗ улы Хәмидуллиннарга  озак еллар бергә гомер итү өчен ярдәм иттеләр. 2018 елның 1 декабрендә Хамидуллиннар гаиләсе Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән ихлас котлаулар кабул итте.          

        Чираттагы «Гаилә дәресе» 2018 нче елның 3 декаберендә Зәй шәһәренең 6 мәктәбендә  ГХАТ бүлегенең башлыгы Гөлнар Гизатуллина “Гаилә – бүген һәм иртәгә” дигән темага үткәрелде. Яшьүсмерләргә гаилә һәм никах өлкәсенә кагылышлы законнар, ир һәм хатынның бер –беренә һәм балаларына карата җаваплылыгы, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләр күрсәтү турында сөйләнде. Балалар гаилә һәм никах өлкәсендәге белемнәрен ныгыттылар.  


2
декабрь, 2018 ел
якшәмбе

Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 22 сабый теркәлде: 10-малай һәм 12 кыз. Шуларның 4 гаиләдә  беренче бала, 8 – икенче, 8 -  өченче, 1-дүртенче, 1 - бишенче бала булып туган.

Әти-әниләр балаларына Азат, Артур, Аман, Сөләймән, Самир, Солтангали, Данэль, Ролан, Илья, Әмирә, Ариана, Джамина, Милана, Ләйлә, Элина, Эмилия, Зарина, Камилла, Ульяна дигән  матур исемнәр бирделәр.

 Һәркемнең күңелендә изгелеккә урын бар. Игелекләр кылу һәм шәфкатьлелек, башкалар өчен шатлана белү, алар өчен борчылу – болар кешелек бәхетенең нигезен тәшкил итәләр. Шуңа күрә дә без игелекләр кылабыз, башкалар өчен кайгырабыз икән, үзебезне бәхетле тоябыз. “Изгелек бүләк ит” хәйриячелек марафоны Минзәләдә өченче ел рәттән үтә. Димәк бу районда яшәүчеләр башкалар кайгысына битараф түгел дигән сүз. Хәйриячелек чарасының символы булып “Изгелек бүләк ит” агачы булды, ул театр фойесында үскән.

    Аны Президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расыйх Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин,  Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин,  якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренен матур теләкләрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Аксубай муниципаль районында көзнең соңгы туе булды. Һава торышы яшь парларга кояшлы көн һәм җиңел суык бүләк итте. Дарья һәм Юрий Капитовлар туганнары, дуслары һәм якыннары исеменнән күп санлы котлаулар кабул иттеләр.

2018 елның 1 декабрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә “Әниләр көненә” багышлап бәйрәм чарасы уздырылды. Бу кичәгә өч һәм аннан да күп булган балалы 11 гаилә чакырылган иде. Әниләр бәйрәме – ул иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе булып тора. “Иң чибәр хатын-кыз – кулына бала тоткан хатын-кыз”, дигән бер язучы.

2018 елның ноябрь аеның 29 көнендә Балык Бистәсе поселогында яшәүче Илфат һәм Лилия Хасановлар гаиләсендә кыз бала туды. Сабыйга бик матур исем куштылар –Илинә. Яшь әтине котлап, ГХАТ булеге җитәкчесе Зарипова Миляуша, тантаналы рәвештә, туу турында таныклык тапшырдылар.

              Агымдагы елның ноябрь аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре туу турында 252 акт язуы төзеделәр, шуларның 128 – е – малайлар туу турында һәм 124-кыз туу турында. 

    Аны Президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М. Хуҗин, Шәмәрдән авыл советы сәркатибе Р.Р. Гыйлметдинов,  якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренен матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International