ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 1 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа өйләнешүчеләр өчен чираттагы «безнең Яңа ел сере»акциясе старт алды. 


30
ноябрь, 2018 ел
җомга

      Танылган пилот, йөк машиналары классында жиде тапкыр "Дакар ралли" җинучесе, "КАМАЗ-мастер" узышу командасы житәкчесе Владимир Геннадьевич Чагин һәм анын тормыш иптәше Елена Сергеевна гаилә тормышынын 30 еллык юбилеен - "энҗе" туйларын билгеләп үттеләр.

    Чагиннар гаиләсенен мәхәббәт тарихы беренче караштан башланып китә. Ишегалдында 1987 ел. Кама политехник институтында яңа уку елы башланды. "Автомобильләр һәм автомобиль хужалыгы" факультетының беренче курс студентлары лекциядә. Аудиториядә ике торкем, ә бу йөз студент! Алар арасында нибары өч гүзәл зат кына.

Котлау тантанасына юбилярларның туганнары һәм якыннары, балалары һәм оныклары килгән иде. Озак еллар бергә яшәүләре уңаеннан аларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк, чәчәкләр тапшырылды. Юбилярлар тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, гаилә бәхетенең төп рецепты - мәхәббәт, аңлау һәм хөрмәт турында сөйләделәр. Гаилә учагын кабыздылар, 50-60 яшьлек вальс биеделәр.

2018 елның 30 ноябрендә Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Закировлар гаиләсен котладылар. Рафил Зәки улы һәм Нәфисә Хәлим кызы ярты гасыринде бергә.

Аларның татулыгы, бер-берсенә тугрылыгы вакытлар белән сыналган, бердәм тормышлары бәхетле вакыйгаларга бай булган: балалары Илшат, Илмира һәм Тимур туу, яраткан эш, оныклар - Марат, Лилия, Самат, Эмиля, Аделиналар, Изилә барлыкка килү.

Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә Гаилә бәйрәменең юбилейларын билгеләп үтү бик матур йолага әверелде. 2018 елның 30 ноябрь көнендә ГХАТ бүлеге белгечләре Хәлиуллов Ирфан Ахмәтша улы белән Накия Әсгать кызының тормыш башлап җибәрүләренә 50 ел тулу  уңае – “Алтын туйлары” белән котладылар. Алар үзләренең никахларын нәкъ менә 50 ел элек Ульяновск өлкәсе Цильнинский районы Новотимерсянский авыл советында рәсми рәвештә терки

   2018 нчы елның 30 ноябрь көнне  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган биш гаиләгә  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Бәйрәмдә сабыйлар туган гаиләләргә якты киләчәк, кайгы-хәсрәтсез көннәр теләп котлау сүзләре әйтелде, бәхетле әти-әниләрне киләчәк бәйрәм белән Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге мөдире Гөлфия Валишина  котлады.


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

       2018 елның 29 ноябрь көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда узләренең алтын, бриллиант һәм тимер юбилейларын билгеләп үтуче 8 парны тантаналы рәвештә тәбрикләделәр. Бәйрәмне ГХАТ Идарәсе житәкчесе Равилә Гыйлметдин кызы Зарипова ачып жибәрде. Юбилярларга котлау сузләрен житкерде һәм чәчәк бәйләмнәрең тапшырды. Бу вакыйга унаеннан аларга "Почетлы акт" һәм истәлекле буләкләр бирелде. Юбилярлар узләренең балаларыннаң, оныкларыннан, дус-туганнарыннаң матур теләкләр, котлаулар кабул иттеләр. 

2018 елның 29 ноябрендә «Казан» Гаилә үзәгендә Добровольский Илья һәм Борматкова Антонинаның ярәшү йоласы узды, алар төрле шәһәрләрдән килгән иде :ул Мәскәүдән,ул Пензадан.Телетапшырулар алып баручы, диджей Илья үзенең булачак журналист кызы белән 6 ел элек Интернет аша танышкан.Һәм менә күптән көтелгән көн килеп җитте, алар Казанда очраштылар. Ярәшү-ул матур борынгы традиция. Һәм бүген бу обряд гашыйклар өчен матур тантаналарга бизәлгән гаилә тормышының башы булып тора. Ул аңа Безнең Казан шәһәрендә тәкъдим ясады, бриллиант балдак бүләк итте. Антонина һәм Илья бу көнне үз тормышында иң романтик мизгелләрнең берсе буларак искә алачак. ЗАГС Идарәсеннән бүләк ителгән фәрештә аларга бары тик уңышлар гына китерсен.

     Бәйрәм календарендә –Аңа көненнән дә мәрһәмәтлерәк, яктырак бәйрәм юктыр.  Бу көн – аңа күлы жылылыгы, аның елмаюы, һәм бишек шыры кебек. Ата-аңа булу кешенен тормышында иң изге вакыйга. Һәр елңы безнең шәһәрдә 7000 артык бара туа. 2018 елның 29 ноябрьдә Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда аңа капиталы дәүләт сертификатларын  шәһәрнең  башлыгы- Наиль Гамбар улы Магдеев тапшырды.

Тантаналы чара “Әниләр көне” һәм “Ныклы гаилә” партия проекты кысаларында  узды.

Район ЗАГС бүлегендә Городище авылыннан 60 ел бергә гомер кичергән, бриллиант  туйларын билгеләп үтүче  Ольга һәм Алексей  Кадуковлар хөрмәтләнде, шулай ук   биш гаиләгә: Айнулловларга, Җәлаловларга, Сабитовларга, Тихоновларга һәм Туктамышовларга  тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International