«Казан» Гаилә үзәгендә ярәшү йоласы

2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 29 ноябрендә «Казан» Гаилә үзәгендә Добровольский Илья һәм Борматкова Антонинаның ярәшү йоласы узды, алар төрле шәһәрләрдән килгән иде :ул Мәскәүдән,ул Пензадан.Телетапшырулар алып баручы, диджей Илья үзенең булачак журналист кызы белән 6 ел элек Интернет аша танышкан.Һәм менә күптән көтелгән көн килеп җитте, алар Казанда очраштылар. Ярәшү-ул матур борынгы традиция. Һәм бүген бу обряд гашыйклар өчен матур тантаналарга бизәлгән гаилә тормышының башы булып тора. Ул аңа Безнең Казан шәһәрендә тәкъдим ясады, бриллиант балдак бүләк итте. Антонина һәм Илья бу көнне үз тормышында иң романтик мизгелләрнең берсе буларак искә алачак. ЗАГС Идарәсеннән бүләк ителгән фәрештә аларга бары тик уңышлар гына китерсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International