2018 елның 1 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа өйләнешүчеләр өчен чираттагы «безнең Яңа ел сере»акциясе старт алды.
Никах теркәү көнендә яшь парлар Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе залында Яңа ел чыршысын үзләренең «гаилә сере» исемле открыткалары белән бизи."Сер" нең нинди булуын, ир белән хатын үзләре хәл итә. ЗАГС идарәсе белгечләре фикеренчә, бу Кыш Бабайга хат,буыннан-буынга күчкән борынгы «гаилә бәхете рецепты» , яки булачак ир белән хатын үзләре уйлап тапкан уникаль Яңа ел традициясе булырга мөмкин.
Яңа ел акциясе декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк һәм “ГХАТ Идарәсенең виртуаль музее” нда махсус фотоальбом булдыру белән тәмамланачак.