Котлау тантанасына юбилярларның туганнары һәм якыннары, балалары һәм оныклары килгән иде. Озак еллар бергә яшәүләре уңаеннан аларга Казан шәһәре мэры Илсур Метшин исеменнән котлау хаты, акчалата бүләк, чәчәкләр тапшырылды. Юбилярлар тормыш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, гаилә бәхетенең төп рецепты - мәхәббәт, аңлау һәм хөрмәт турында сөйләделәр. Гаилә учагын кабыздылар, 50-60 яшьлек вальс биеделәр.