Минзәләдә хәйрия марафоны

2018 елның 2 декабре, якшәмбе

 Һәркемнең күңелендә изгелеккә урын бар. Игелекләр кылу һәм шәфкатьлелек, башкалар өчен шатлана белү, алар өчен борчылу – болар кешелек бәхетенең нигезен тәшкил итәләр. Шуңа күрә дә без игелекләр кылабыз, башкалар өчен кайгырабыз икән, үзебезне бәхетле тоябыз. “Изгелек бүләк ит” хәйриячелек марафоны Минзәләдә өченче ел рәттән үтә. Димәк бу районда яшәүчеләр башкалар кайгысына битараф түгел дигән сүз. Хәйриячелек чарасының символы булып “Изгелек бүләк ит” агачы булды, ул театр фойесында үскән. Минзәләлеләр эшләнмәләрне сатып алганда стикер алдылар, аны әлеге агачның ботагына ябыштырырга кирәк иде. Әйтергә кирәк, күп кенә хәйриячеләр өчәр, дүртәр һәм аннан да күбрәк стикер ябыштырдылар. Чараны район башлыгы Айдар Салахов ачты. Ул изге эшкә битараф булмаганнарга һәм өлеш керткән барлык кешеләргә рәхмәт әйтте. Хәйриячелек чарасына ике гаилә чакырылган иде, аларга адреслы ярдәм күрсәтелде. Мондый акцияләр үткәреп без гомуми тырышлык белән изге эш эшлибез. Кеше кайгысына битараф булмаганнарны һәм изге эшкә үз өлешләрен керткән кешеләргә бик зур рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International