Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ноябрь аенда туучылар санына йомгак ясадылар

2018 елның 1 декабре, шимбә

              Агымдагы елның ноябрь аенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре туу турында 252 акт язуы төзеделәр, шуларның 128 – е – малайлар туу турында һәм 124-кыз туу турында.

              Беренче балалар 98 гаиләдә туа, икенче балалар – 115 гаиләдә, өченче һәм аннан соңгы балалар-39 гаиләдә туа. 3 гаиләдә игезәк балалар туды.

             Ноябрь аенда малайлар өчен иң популяр исемнәр – Михаил һәм Матвей, кызлар өчен Дарина һәм Алинә булды. Ноябрьнең яңа туган балалар өчен иң сирәк исемнәре-Оливия һәм Лукьян.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International