Бүген Аксубай муниципаль районында көзнең соңгы туе булды. Һава торышы яшь парларга кояшлы көн һәм җиңел суык бүләк итте. Дарья һәм Юрий Капитовлар туганнары, дуслары һәм якыннары исеменнән күп санлы котлаулар кабул иттеләр.