Кырык биш еллык туй «сапфир туе» дип атала. Сапфир - гадел рухны һәм тугры йөрәкне символлаштыра торган матур һәм бик каты таш. Ул ныклык, зирәклек һәм тигезлек символы. Нәкъ менә шушы сыйфатлар Флера Галимҗан кызы һәм Юныс Гыйләҗ улы Хәмидуллиннарга озак еллар бергә гомер итү өчен ярдәм иттеләр. 2018 елның 1 декабрендә Хамидуллиннар гаиләсе Аксубай муниципаль районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре исеменнән ихлас котлаулар кабул итте.