Ноябрь аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 22 сабый теркәлде: 10-малай һәм 12 кыз. Шуларның 4 гаиләдә беренче бала, 8 – икенче, 8 - өченче, 1-дүртенче, 1 - бишенче бала булып туган.
Әти-әниләр балаларына Азат, Артур, Аман, Сөләймән, Самир, Солтангали, Данэль, Ролан, Илья, Әмирә, Ариана, Джамина, Милана, Ләйлә, Элина, Эмилия, Зарина, Камилла, Ульяна дигән матур исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага – 18 яшь, иң яшь әт игә 20 яшь, иң өлкән анага 41 һәм иң өлкән әтигә 42 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 12 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә 19, ә иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә – 54, кәләшкә – 54 яшь.