Аны Президент Владимир Путин исеменнән олы юбилее белән тәбрикләргә Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расыйх Закирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Марсель Хуҗин, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин, якыннары, туганнары килгән иде. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренен матур теләкләрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.