Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә “Әниләр көне”

2018 елның 1 декабре, шимбә

2018 елның 1 декабрендә Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә “Әниләр көненә” багышлап бәйрәм чарасы уздырылды. Бу кичәгә өч һәм аннан да күп булган балалы 11 гаилә чакырылган иде. Әниләр бәйрәме – ул иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе булып тора. “Иң чибәр хатын-кыз – кулына бала тоткан хатын-кыз”, дигән бер язучы.

Кичәгә килгән әниләрне Лениногорск шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ялаков Ринат Наил улы котлады. ТОС №1 рәисе Миннигаләмов Ринат Рәис улы гаилә иминлеге теләп истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Шулай ук ул бәйрәмне уздырырга ярдәм күрсәткәне өчен НГДУ “Лениногорскнефть” җитәкчесе Нурмөхәмәтов Рафаил Саит улына һәм ЗАО «ОХТИН-ОЙЛ»ның баш директоры Хөснетдинов Рөстәм Наил улына рәхмәтен белдерде.

Кичәне тәмамлап ГХАТ бүлеге җитәкчесе Миннигаләмова Елена Яков кызы: “Әни – ул безнең фәрештә, безнең йорт, безнең галәм. Шуңа күрә дә бу бәрәм иң якын нәрсәне хәтерләтә торган үзенчәлекле бәйрәм. Барлык әниләргә дә җан тынычлыгы, түземлек, хатын-кыз бәхете һәм гаилә иминлеге телим. Бәйрәм белән барыгызны да!”, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International