ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

         2 гыйнвар көнне бала тудыру йортында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре туу турында беренче акт язуын рәсмиләштерделәр.


1
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Яшел Үзән муниципаль районы Васильево Шәһәр тибындагы бистәсе Башкарма комитетында "алтын" юбилярларны хөрмәтләү тантанасы узды. 1968 елның 22 мартында Васильевка авыл җирлеге Советында Владимир Дмитрий улы һәм Светлана Александр кызы рәсми рәвештә үзләренең гаиләләрен теркәделәр. Бу юбилей датасын бергә каршылауга бәхет бик азлар бирелде.

2019 елның 1 гыйнварында Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан 1 нче номер астында туу турында акт язуы теркәлде. 2019 елның беренче баласы -  1 гыйнвар көнне 2019 елында дөньяга килгән буе 55 см,  авырлыгы 3300 гр булган  малай. Ул озак көтелгән сабый булып Илшат һәм Гөлзидә Гафуровлар гаиләсендә туган. 


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

2018 елның 29 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа өйләнешүчеләр өчен «Безнең Яңа ел сере» акциясе тәмамланды.

         Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, 2018 елның 29 декабрендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ел саен үткәрелә торган һөнәри конкурс тәмамланды. 

Кадерле дуслар!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллективы сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән тәбрик итә!

Узып баручы ел ГХАТ органнары өчен катлаулы, мөһим вакыйгаларга бай булды, алар арасында иң беренче чиратта уникаль яңа мәгълүмати ресурс – гражданлык хәле актлары язмаларының Бердәм дәүләт реестрын гамәлгә кертү иде.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Быел 720дән артык яшь кеше клуб эшен карый алды. Бүгенге очрашуның темасы:"Гаиләдә килешә белү" клуб эшендә катнашкан булачак 10 парда зур кызыксыну уятты. Гаилә психологы Гүзәл Закированың чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, сораулар бирелде, бигрәк тә кияүләр акив булды. Яшь өйләнешүчеләр алдында гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең баш белгече Гүзәл Мөхетдинова чыгыш ясады, ул никах теркәү вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча тулы инструктаж бирде, акт язуы, кул астындагы боҗралар белән алмашу фрагментлары турында сөйләде, барлык заллар буенча экскурсияләр үткәрде. Киләсе 2019 елда «Яшь гаилә мәктәбе» нең беренче дәресе 15 гыйнварда 10.00 сәгатьтә булачак. Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз!


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Баулыда яшәүче Хаҗиевлар  гаиләсе  Алтын туйларын билгеләп үтте.

 Зәкәрия Якуп улы һәм Хәлидә Рәкип кызы лаеклы хезмәт юлын узганнар, акыллы балалар тәрбияләгәннәр. Юбилярларның җиде матур оныклары бар.

2018 нче елның 20 нче декаберендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә чын мәгънәсендә гаилә бәйрәме узды. “Династияләр хезмәте – гасырдан гасырга хөрмәтле” исеме астныда узган район конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Апас районында дан, олы хөрмәт казанган абый, апалар бихисап. Замана авырлыкларына, язмыш сынауларына каршы тора алырлык көчле сабырлыклары, тырышлыклары, олы хезмәтләре белән безнең өчен һәрчак үрнәк алар. 25 нче декабрьдә, якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан да район башлыгы Рәшид Заһидуллин район мәдәният йортында хезмәт елларында дәрәҗәле исемгә лаек булучылар, 50, 55 һәм 60 ел бергә тигез, тату гомер итүче парлар, авыл имамнары белән очрашты. Бәйрәм иртәдән үк күтәренке рухта башланып китте. Бәйрәмгә килүче һәркемне Кыш бабай һәм Кар кызлары каршылады. Алар быел аеруча да күп иде. Кунакларга кайнар чәй, тәм-томнар тәкъдим ителде. Район башлыгы бәйрәмдә барлыгы 13 - алтын,45 - зөбәрҗәт һәм 3 пар – бриллиант туйларын каршылаучы гаиләне тәбрикләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International