Мамадыш районы ГХАТ бүлеге 2018 нче елга нәтиҗәләр ясады һәм районның демографик хәлен бәяләде. Уткән елда барлыгы 1303 гражданлык хэле акты төзелгән. Туу турында 302 акт теркәлгән. Шуларның 147 се малай булса, 155-се кыз бала.
Үлү турында 636 акт теркәлгән. Ир-атлар саны 327 булса, хатын-кызлар саны 309.Кызганыч, ләкин, 12% хатын-кыз, 42% ирләр пенсия яшенә кадәр дә яшәргә өлгермәгән.
2019 елның 05 гыйнварында Балык Бистәсе районының ГХАТ бүлегендә – туу турынды беренче акт теркәлде. Алмаз һәм Лилия Мөхәммәтҗановларның гаиләсендә беренче бала туды. Сабый 2018 елның 25 декабрь аенда Казан шәһәрендә туган. Сабыйга Расул дип исем куштылар. Балык Бистәсе районының ГХАТ бүлеге белгечләре әтигә яңа туган улының беренче документын – туу турында таныклык тапшырдылар.
5 гыйнвар көнне Каратун станциясе яшьләре Эмиль Мәүлетов һәм Илсия Фәсхетдинова тантаналы шартларда никахларын рәсмиләштереп, Кызыл туйларын билгеләп үттеләр. Дуслар, туганнар, әти-әниләр яшьләрне ЗАГС бүлегендә котлап, чәчәкләргә күмеп бәйрәм иттеләр. Яшьләрнең аяклары җиңел булсын, яңа гаиләләр күп тусын. Мәүлетовлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, гомерлек мәхәббәт телибез!
2019 енче елның 4 январь көнендә Теләче районының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә Шайхутдинов Раиль һэм Баталова Ангелина никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. 2019 елның беренче парын ЗАГС бүлеге җитәкчесе, әти-әниләре, туганнары, дуслары котладылар.
Яшь Шайхутдиновлар гаиләсенә мәңгелек мәхәббәт, озын гомер, гаилә бәхете теләп калабыз!
2019 ел - Яр Чаллы шәһәре өчен үзенчәлекле ел. КАМАЗ үзенең 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. 2019 елның 3 гыйнварында Тантаналар сарае беренче булып «алтын» юбилярларга Александр Александрович һәм Лидия Владимировнага Володиннар ачты. Бу гаилә шәһәр һәм республикабызның горурлыгы.
In the Executive Committee. Zelenodolsk municipal district took place the celebration of the "Golden" anniversaries of married life Ignatievich Viktor Ivanovich and Raisa's. 50 years spouse go on life hand in hand, in their life was all in half and happiness, and evils, and joy. All these years in their hearts to live in love and gratitude for the years spent together.
Район ЗАГС булегендә узган 2018 елда яңа туган 133 бәбине теркәгәннәр. Былтыр районыбызда 79 гаилә төзелгән. Куңелсез саннар да бар: 44 пар аерылышкан, 293 райондашыбыз мәңгелеккә кучкән. Декабрьдә исә 5 бәбине исәпкә алганнар, 7никах теркәгәннәр,2 пар аерылышкан, 22 кеше улгән. Чагыштыру өчен: 2017елда 109 бала (декабрьдә-10) исәпкә алынган, 86 туй (декабрьдә-3) булган, 34(декабрьдә -0) гаилә араларын өзгән, 291 кеше(декабрьдә -16) мәңгелеккә кучкән.
2019 елның 2 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә яңа 2019 елда туган беренче сабый теркәлде. Ефим – Андрей һәм Диана Егоровлар гаиләсендә туган икенче бара.
Исем кешегә бер тапкыр бирелә, шуның өчен аны ныклап сайларга кирәк. Сайланган исем кешенең характерына, хәтта язмышына да тәэсир итә.
2019 елның 2 нче гыйнвар көнендә Арча үзәк район хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә беренче бала туды. ЗАГС хезмәткәрләре бәхетле әти-әнине, Азат һәм Алия Бергалиннарны, Алисә исемле кызлары тууы белән котлап, аларга беренче документ, туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Гаиләгә тынычлык һәм игелек, җылылык һәм яктылык, гаилә рәхәте теләделәр!
2 гыйнварда ЗАГС бүлегендә 2019 елның иң беренче сабые теркәлде. Камилә - Шамил һәм Инзилә Булатовлар гаиләсендә 1нче бала. Яшь гаиләгә районның яшь парлары тарафыннан бүләк тә тапшырылды. Без үз чиратыбызда Камиләгә исәнлек-саулык, тәүфиклы бала булып, әти-әни тигезлегендә үсүен телибез.