5 гыйнвар көнне Каратун станциясе яшьләре Эмиль Мәүлетов һәм Илсия Фәсхетдинова тантаналы шартларда никахларын рәсмиләштереп, Кызыл туйларын билгеләп үттеләр. Дуслар, туганнар, әти-әниләр яшьләрне ЗАГС бүлегендә котлап, чәчәкләргә күмеп бәйрәм иттеләр. Яшьләрнең аяклары җиңел булсын, яңа гаиләләр күп тусын. Мәүлетовлар гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, гомерлек мәхәббәт телибез!