2019 ел - Яр Чаллы шәһәре өчен үзенчәлекле ел. КАМАЗ үзенең 50 еллыгын билгеләп үтәчәк. 2019 елның 3 гыйнварында Тантаналар сарае беренче булып «алтын» юбилярларга Александр Александрович һәм Лидия Владимировнага Володиннар ачты. Бу гаилә шәһәр һәм республикабызның горурлыгы. Аларның яшьлек, гомер еллара автогигант – КАМАЗ билән бәйле. 44 ел буе Володиннар гаиләсе армый- талмый КАМАЗның кою заводында көч куйдылар. Александр Александрович һәм Лидия Владимировна өчен үрнәк булырлык кызлар тәрбияләп үстергәннәр: Елена, Ольга һәм Евгения. Бүгенге көндә дүрт оныкларының рәхәтен, кадерен күреп яшиләр.