2 гыйнварда ЗАГС бүлегендә 2019 елның иң беренче сабые теркәлде. Камилә - Шамил һәм Инзилә Булатовлар гаиләсендә 1нче бала. Яшь гаиләгә районның яшь парлары тарафыннан бүләк тә тапшырылды. Без үз чиратыбызда Камиләгә исәнлек-саулык, тәүфиклы бала булып, әти-әни тигезлегендә үсүен телибез.